Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече А. Я. Төхфәтуллина әлеге укуларда катнашты.
Укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Казан шәһәренең опека һәм попечительлек бүлекләре башлыклары үткәрде. Шулай ук түгәрәк өстәлләр оештырылды: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары-Әсәдуллина Алсу Мөнибовна, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре - Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызы, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил - Удачина Гүзәл Любис кызы, балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү башлыгы, Татарстан Республикасы прокуратурасының өлкән юстиция киңәшчесе - Ибраһимов Җәүдәт Хәмзин улы укуларда чыгышлар ясадылар.
Укуны ябу тантанасында КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова алган белемнәрен уңышлы куллануларын теләде һәм квалификация күтәрү буенча дипломнар тапшырды.