Ел саен үткәрелә торган «Туган як " акциясе кысаларында

2018 елның 9 ноябре, җомга

  Интернатта яшәүчеләр үзләрен өйдәге кебек хис итсен өчен, учреждение хезмәткәрләре тарафыннан социаль тернәкләндерү, туган һәм якыннары белән элемтәләрне торгызу буенча эш алып барыла. Ел саен үткәрелә торган «Туган як» акциясе кысаларында социаль хезмәтләр алучы Зинаида Смирнова өчен 2 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә туганнары белән очрашуга бару оештырылды, улының каберен карады, оныклары белән очрашты. Зинаида Николаевна әлеге игътибардан бик канәгать калды һәм интернат-йорт җитәкчесе  Рузилә Равил кызына оештырылган сәфәре өчен рәхмәт белдерде. Бу сәфәрдә интернат-йорт белгече Зөлфия Нуриева Зинаида Смирнованы озатып йөрде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International