Татарстанда «Бердәм Россия» «Яңарту 2018" дискуссиясе уздыра

2018 елның 9 ноябре, җомга

Дискуссияләр барышында партия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча идеяләр һәм тәкъдимнәр тупланачак

"Яңарту 2018» дискуссияләр бөтен Россия буенча старт алды. Татарстанда тәкъдимнәр «Бердәм Россия " нең җирле бүлекләрендә уза торган конференцияләр барышында тикшерелә.

"Әлеге партия форумнары кысаларында «Яңарту- 2018» булачак дискуссия өчен иң мөһим темаларны билгеләячәкбез, тәкъдимнәр исемлеген формалаштырабыз. “Башта районнарда, беренчел бүлекләр базасында эшләячәкбез», - дип сөйләде "бердәмроссиялеләр" нең Татарстан башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Дискуссиядә партиянең һәр әгъзасы һәм аның тарафдарлары катнаша ала. Иң яхшы тәкъдимнәр авторлары Казанга төбәк мәйданчыкларына чакырылачак. Алар киләсе атнада республика партия конференциясе алдыннан узачак.

"7 һәм 8 декабрьдә Мәскәүдә «Бердәм Россия» съезды узачак, анда килеп туган икътисади кыенлыклар һәм халыкның гражданлык активлыгы арту шартларында алдагы эшләребезнең стратегиясе һәм тактикасы буенча фикер алышу күздә тотыла», - дип хәбәр итте кичә партиянең Казан бүлеге конференциясендә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркәтибе, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

"Гомумән алганда, безгә халык белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә кирәк», - дип ассызыклады ул.

Татарстанда тәкъдимнәр җыюның беренче этабы бүген тәмамлана, дип хәбәр иттеләр партиянең төбәк бүлегендә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International