Театр балаларны сәнгать өлкәсендә иң якты, матур һәм үтемле итеп кабул итә торган өлкәләрнең берсе булып тора

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Театр балаларны сәнгать өлкәсендә иң якты, матур һәм үтемле итеп кабул итү өлкәләренең берсе булып тора. Ул балаларга шатлык китерә, хыялларын үстерә, баланың иҗади үсешенә ярдәм итә . Эстетик әһәмияте ягыннан  музыка, рәсем һәм лепка янында мактаулы урын алып тора. Аксубай муниципаль районының " Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр «Тылсымлы театр дөньясы»түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Безнең театр сәхнәсендә балалар яраткан курчаклары белән могҗизалы тылсымчылар дөньясына күчә. Балаларны  театрга җәлеп итеп аларның тормышын кызыклы һәм эчтәлекле итәбез, аларның  күңелен якты хис-кичерешләр һәм иҗат шатлыгы белән тулыландырабыз. Ә иң мөһиме-театральләштерелгән уеннарда алган күнекмәләрне балалар көндәлек тормышта куллана алачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International