2018 елның 19 ноябрендә Аксубай муниципаль районының "Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль педагог Әниләр көненә открыткалар ясау буенча «Әниләр өчен чәчәк" темасына мастер-класс үткәрде

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

    19 ноябрь 2018нче ел. Аксубай муниципаль районының «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль педагог Әниләр көненә открыткалар ясау буенча «Әниләр өчен чәчәк» темасына социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар белән мастер-класс үткәрде. Әниләр көне-ул безнең тормышта иң кадерле кешеләргә-ӘНИЛӘРГӘ багышланган халыкара бәйрәм. Мондый гаҗәеп һәм дулкынландыргыч көндә һәркем яраткан әниләренә нәрсә дә булса бүләк итәсе килә. Чараның максаты: балаларны иң якын һәм туган кешегә - әнигә карата мәхәббәт белдерергә өйрәтү; баланың әйләнә-тирә дөньяга уңай мөнәсәбәтен үстерү; балаларны гомумкешелек кыйммәтләренә җәлеп итү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International