Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатларында

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

  Бүген Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында " Куркынычсызлык мәктәбе»технологиясе кысаларында чираттагы чара узды. Гражданнар оборонасы буенча белгеч Руфил Дәүләтшин учреждениедә яшәүчеләр өчен интернат-йорт территориясендә яшәүчеләрдән куркынычсыз яшәү чаралары турында сөйләде.

            Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә эшли белүләрен булдыру, өлкәннәрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан" Куркынычсызлык мәктәбе»технологиясе кысаларында тулы бер дәресләр циклы оештырылган. Гражданнар оборонасы буенча белгеч Руфил Дәүләтшин тарафыннан янгын куркынычсызлыгы, электр куркынычсызлыгы, азык-төлек белән агуланулар,төрле  вакытта имгәнүләр һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән очракта туган тискәре нәтиҗәләр турында төрле темаларга профилактик әңгәмә үткәрелде.

Нигездә торак корпуста яшәүче мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә кыенсынган социаль хезмәт алучылар өчен профилактик әңгәмәләр яшәү бүлмәсендә үткәрелде.

         Чара ахырында хезмәткәрләр барлык куркынычсызлык чараларын, көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә киңәш иттеләр.

          

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International