Ел саен үткәрелә торган республика ата-аналар онлайн-җыелышы

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елның 7 декабрендә 17:00 сәгатьтән 19: 00 сәгатькә кадәр онлайн форматта ел саен үткәрелә торган республика ата-аналар җыелышы узачак. 2018 елда җыелыш темасы «Балага индивидуаль продюсер ярдәме күрсәтү буенча ата-ананың роле».

Мондый чараны үткәрү ата-аналар җәмәгатьчелегенең һәм мәгариф институтларының игътибарын Татарстанда балалар һәм яшьләрне тәрбияләүнең мөһим бурычларына җәлеп итә һәм саклый.

Чараның форматы республика җитәкчелеге катнашында эксперт һәм ата-аналар бергәлеге лидерларының формаль булмаган әңгәмәсен күздә тота.

Чара профессор Нужин ур., 1 / 37 адресы буенча Казан (Идел буе) федераль университетында узачак.

Җыелышның чакырылган экспертлары арасында:

* Борһанов Рафис Тимерхан улы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры;

* Климантова Галина Ивановна, «Россия гаиләсе» милли иҗтимагый комитеты президенты, Россия һәм Беларусь берлеге Дәүләт иҗтимагый палатасының Фән һәм мәгариф буенча комиссиясе әгъзасы һәм рәисе, сәяси фәннәр докторы, профессор, мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты;

* Таюрский Дмитрий Альбертович, физика-математика фәннәре докторы, профессор, гомуми физика кафедрасы мөдире, Казан (Идел буе) Федераль Университетының «Квант сыеклыклары һәм квант газлары» фәнни-тикшеренү лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре.

Онлайн форматтагы җыелышта катнашу өчен 2018 елның 5 декабренә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк https://utalents.ru/event/respublikanskoe-roditelskoe-sobranie 2018 елның 7 декабрендә 14: 00 сәгатьтә онлайн-трансляциягә тоташтыру өчен сылтама җибәреләчәк. Җыелышта теркәлгән барлык тыңлаучылар да электрон сертификатлар алачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International