Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 7.12.2018 көнне эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Эксперт советының йомгаклау утырышы булып узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елда эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре буенча үз эшен оештырырга теләүче 10 эшсез граждан үз бизнес-планнарын якладылар:

- матурлык салоны;

- чәчтараш хезмәтләре;

- ваклап сату сәүдәсе;

- умартачылык продукциясе җитештерү;

- документлар күчермәләү, ламинатлаштыру хезмәтләре;

- агач эшкәртү.

9 граждан дәүләт салым инспекциясендә шәхси эшмәкәрләр буларак теркәлгән, 1 кеше дәүләт салым инспекциясенә эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәүне узу өчен җибәрелгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International