15 гыйнварда Аксубай муниципаль районында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы Бердәм кабул итү көне узачак

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

Кабул итү Аксубай ш.т. п., Ленин ур., 10 нчы йорт адресы буенча район Советы бинасында иртәнге сәгать 8дән оештырылачак. Гражданнарны кабул итү суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, юридик бүлек, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә үткәрелә. Барлык сораулар да аерым контрольгә алына.

Исегезгә төшерәбез, мондый тематик кабул итү көннәре традициягә әверелде һәм һәр айның беренче сишәмбесендә район халкы өчен үткәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования