Бүген Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат - йортында туган көннәрен билгеләп үтте. Аларны тәрбияче Рәйсә Гайнуллина котлады. Гыйнвар аенда туган кешеләр үз максатларына ирешүдә нык тора. Үз вакытында бу кешеләр дә хезмәт сөючән эшче булганнар. Колхоз-совхоз, предприятиеләрдә үз вазыйфаларын намус белән үтәделәр.
Мисал өчен, Козлов Геннадий Валерьевич гомере буе туган авылында эшли. Чәй табыны артында ул үзенең хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде: бухгалтер, тракторчы, комбайнчы булып эшләгән. Ялгызлык аны безнең интернатка алып килде. Биредә ул үзенә дуслар тапкан, алар бергә аралаша, яшь елларны искә төшерә.