1 февральдән федераль льготникларга айлык акчалата түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артачак

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң массалы социаль түләү 4,3% ка индексацияләнәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстан Пенсия фонды аны 340 меңнән артык федераль льготникка түли, шул исәптән инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар.

Социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче дә 4,3 процентка индексацияләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: НСУ алу хокукына ия федераль льготниклар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International