Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Заһидуллин Илшат Минсабирович юбилярны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Илшат Минсабирович чәчәк бәйләме һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды. Карасу авыл җирлеге башлыгы Идиятуллин Ф. Х. һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зайцева Е. С. котлауларга кушылып сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.