Нәтиҗә яхшы, тагын да яхшырак булачак

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

                    Федоровка интернат-йорты белгечләре узган 2018 ел өчен отчет җыелышы үткәрделәр. Социаль эш буенча белгеч Зартдинова Г. А., өлкән шәфкать туташы Анищенко О. Н., китапханәче Артемьева А. Е., психолог һәм культорганизатор Лукина Л. В. үз чыгышларында ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләделәр, иң яхшы якларны билгеләп үттеләр һәм үзләрен борчыган проблемаларга тукталдылар.

     Чыгышлардан соң интернат директоры Баширова Р. Р. азык-төлек блогы, мунча-кер юу комплексы, саклау хезмәте һәм хуҗалык бүлеге хезмәткәрләрен һәм коллективларын котлады.  Алар барысы да үзләренең намуслы хезмәтләре белән интернат тормышын үстерүгә өлеш кертәләр

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International