Республика йомгаклау олимпиадасы  призерлары

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Республика күләмендә татар әдәбиятыннан рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен йомгаклау олимпиадалары узды.

Бу олимпидага безнең районның «В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшы урта гомуми белем бирү мәктәбе» нән 3 укучы катнашты һәм зур призер булдылар.

Менә алар: 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары Сөләйманова Айназ (укытучысы Мирзянова Наҗия Сантбурхан кызы), Гилфанова Фирдаус (укытучысы Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызы) һәм 9нчы сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Дилә (укытучысы Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызы).

Районыбызга республикадан зур уңышлар белән кайткан укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International