Коррупциягә каршы юнәлешле ачык дәресләр үткәрелде

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

          Белем бирү оешмалары укучылары арасында профилактик эшне оештыру максатыннан бүген 2 нче Аксубай урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән коррупциягә каршы темага багышланган әңгәмә үткәрелде, анда район прокуроры Хиразев Э. Р. , район эчке эшләр бүлеге начальнигы Алмакаев И. И., район башлыгы ярдәмчесе Крайнова Э. З. катнашты.

          Алар үз чыгышында коррупциянең нәрсә икәнен, нинди норматив актлар  кабул ителүен, коррупциягә каршы көрәш чаралары күрелүен билгеләп үттеләр. Үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, мисаллар китерделәр. Коррупциягә каршы көрәштә җәмгыять һәм һәркайсыбызның катнашуы кирәк, дип искә төшерделәр.Кемнең дә булса начар эшләрен кргән очракта, тиешлеорганнарга хәбәр итәргә кирәклеге турында әйтеп киттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International