Универсиада дәресләре-2019

2019 елның 15 феврале, җомга

Укучыларга 2019 елгы Кышкы универсиада турында системалы белем бирү, шул исәптән мәктәп укучыларының кышкы спорт ярышлары төрләре турында күзаллауларын киңәйтү һәм алга таба яшь буын сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак актив яшәү рәвешенә юнәлеш булдыру максатыннан гомуми белем бирү оешмаларында “Универсиада дәресләре-2019” үткәрелде. Укучылар Универсиада, Олимпиада, талисман, илче, олимпия уты кебек төшенчәләр белән таныштылар, шулай ук кышкы спорт төрләре: шорт-трек, сноуборд һ.б. турында күп яңа мәгълүмат алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International