22 февраль көнне район мәдәният йортында " Ир-атлар исән-сау!” дигән зур концерт булды. Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Без ил гражданнарының тынычлыгы, аның намусын һәм абруен Россия армиясе сугышчылары: солдатлар, очучылар, танкистлар, чик сакчылары, матрослар яклавын яхшы беләбез. Гасырлар дәвамында Россия сугышчыларының каһарманлыгы һәм батырлыгы, рус коралының куәте һәм даны Россия дәүләте бөеклегенең аерылгысыз өлеше булды. Залда барысы да бар иде

23 февральдә Россия халкы Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу тантаналы көндә без Ватан сакчысы булган әлеге югары исемгә, бөтен кеше өчен бердәм булган исемгә лаек булганнарны  хөрмәтлибез!

Залда Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итүчеләр катнашты:

 Коры җир гаскәрләре  ;

 Хәрби-диңгез көчләре  ;

 Хәрби-һава көчләре.  

Шулай ук аерым гаскәрләр: РВСН, ВДВ, ВВКО;

Барлык катнашучыларны да алкышлар белән сәламләделәр.!!

Бәйрәм белән Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов котлады һәм барлык катнашучыларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык һәм иң тыныч күк йөзе теләде.

Хөрмәтле кунак-техник фәннәр кандидаты, Халыкара мәгълүмат академиясе әгъза – корреспонденты, СССР уйлап табучысы-Рожественский Юрий Владимирович чыгыш ясады.

Һәм, әлбәттә инде, котлаулар һәм бүләкләр үзләренең хәрби бурычларын үтәгән, илебез һәм кече Ватаныбыз хакына хезмәт иткән кешеләр кабул итте.

Янилкинга Николай Андреевичка Россия ветераннар Советы батырлыгы ордены тапшырылды.

Залда Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче Тимирясов Елисей Мурзичны  көчле алкышлар белән сәламләделәр.

Идел буе хәрби округы инспекторы Генерал - майор Моловствов Анатолий Петрович чыгыш ясады;

Залда утыручы Россия Армиясе сафларында хезмәт итәргә әзерләнүчеләргә  Волков Петр Васильевич җитәкчелегендәге ДОСААФ идарәсе уңышлар теләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне ир — атларны гына түгел, хатын-кызларны да-Бөек Ватан сугышы ветераннарын, хәрби хезмәттәге хатын-кызларны да котлыйладылар. Сезнең алда баш иябез һәм озын гомер телибез.

Хөрмәтле ир-атлар залда Аксубайның гүзәл яртысыннан котлау сүзләре алдылар. Аксубай муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы начальнигы Сетрова Ольга Петровна Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучыларга, сугышчы — интернационалистларга, үз бурычларын намус белән үтәгән, хәзерге вакытта Россия чикләреннән торучыларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.

Аксубай муниципаль районының «Ак Барс Страхование» филиалы директоры Краснова Вера Александровна, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Аксубай идарәсе башлыгы Сәхәбетдинова Лилия Солтановна котлады һәм ир-атларга тормыш ситуацияләрендә терәк һәм өмет булып калырга теләде.

Гомәр Хәйруллин Әфганистан гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу белән котлады, Әфганстан сугыш юллары буйлап узган җырны җырлады.

Һәр кешене дулкынландыргыч җырлар белән шатландырып, бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Аксубай район мәдәният йорты, Аксубай мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе артистлары: Камилә Нисибуллина(балалар сәнгать мәктәбе), Инсаф Хисамов, Зарина Гыйльметдинова, балалар сәнгать мәктәбенең хореография ансамбле, Елизавета Золина, Екатерина Наумова, «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле, Марсель Вәлиуллин, Илхәт Фәизов, Яңа Тимошкино мәдәният йортының «Ивушки» вокаль төркеме, район мәдәният йортының «Кәеф» бию коллективы, Резедә Гатина, Эдуард Ильин, Елена Охотникова, Полина Мулеева, Фәнис Низамов, Михаил Ильухина, Максимов чыгышлары белән тамашачыларны шатландырдылар

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International