2019 елның 8 һәм 9 март көннәрендә Аксубай бистәсенең  үзәк боз шугалагында ир-атлар командалары арасында хоккей буенча 2018-2019 еллар сезонында " Б» төркеме Татарстан Республикасы Беренчелеге үткәрелде

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

2019 елның 8 һәм 9 март көннәрендә Аксубай бистәсенең үзәк боз шугалагында ир-атлар командалары арасында хоккей буенча 2018-2019 ел сезонында «Б» төркеме Татарстан Республикасы Беренчелеге үткәрелде.

Финалга дүрт команда чыкты: Әлки, Балтач, Кайбыч һәм Аксубай.

Ярымфинал уеннарында Аксубай-Әлки, Кайбыч-Балтач командалары очрашты.

Өченче урын өчен Балтач һәм Әлки командалары көрәште, киеренке көрәш барышында Балтач командасы җиңү яулады.

Беренчелек өчен  Кайбыч һәм Аксубай командалары көрәште. Аксубай командасы мактаулы икенче урынны яулады.

Призерларны котларга Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма директоры Голубев Кирилл Витальевич һәм хоккей буенча чаралар үткәрү буенча директор ярдәмчесе Закамский Сергей Анатольевич килде.

Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде.

Иң яхшы капкачы – Якупов Илнар (Кайбыч).

Иң яхшы сакчы – Шиһапов Руслан (Аксубай).

Иң яхшы һөҗүмче-Хисмәтов Адель (Аксубай).

Барлык призерлар медальләр, команда кубоклар һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясеннән сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International