7 март көнне Район мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булып узды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Мәдәният йорты фойесында коймак, чәй һәм  җыр-биюләр белән каршы алдылар.

Бу бәйрәм, гадәттәгечә, аеруча җылылык белән билгеләп үтелә, чөнки ул кешелекнең гүзәл яртысына карата бик зур мәхәббәт һәм хөрмәтнечагылдыра. Иң беренче булып барлык хатын-кызларны бәйрәм белән район башлыгы Гилманов Камил Камалович котлады. Ул Аксубай җире табигать байлыгы белән генә түгел, ә иң беренче чиратта матур һәм хезмәт сөючән хатын-кызлар белән дә данлыклы булуын билгеләп үтте. Чөнки нәкъ менә гүзәл затлар ир-атларны батырлыкка рухландыралар, хәер-фатихалар бирәләр , авыр минутларда ярдәм итәләр. Район башлыгы барлык әниләргә, әбиләргә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык, иминлек һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде.

Бәйрәмне Елена Пикалова язгы «Гөрләвекләр " җыры белән башлап җибәрде һәм сәхнәгә чыккан балалар барлык әниләрне һәм әбиләрне, «Оляпка», «Сандугач»  ансамбле матур чыгышларын бүләк иттеләр.Марина Царегородцева, " Аксубай егетләре» башкаруындагы чыгышлар искиткеч булды

Солистлар Варвара Панюкова, Марсель Вәлиуллин, Никита Семенов, Ильяс Исмәгыйлев, Иске Тимошкино мәдәният йортының «Радужные надежды» хореография коллективы, җитәкчесе Анна Туйкина, «Тонус» һәм «Кәеф» бию коллективы, район мәдәният йортының өлкән һәм кече төркем солистлары ,«Денс-тайм» хореография ансамбле чыгышлары белән сөендерделәр.

Залда җылылык, мәхәббәт, игелек һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Якты һәм дәртле номерлар әби-әниләр генә түгел, барлык килгән кунаклар күңелендә дә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Елена Пикалова, Полина Мулеева, Фәнис Низамов, Елена Охотникова, Илхат Фәизов, Оксана Ильмухина, Екатерина Наумова, Василий Воронин, Резедә Гатина, Саватий Терегулов, Елизавета Золина, Надежда Мишина, Алим Идиатуллин, Марина Царегородцева чыгыш ясадылар. Юмористик рольләрне Ирина Сәлахова, Наталья Егорова, Җәмил Гайфуллин, Әмир Габсәламов, Василий Воронин, Надежда Мишина, Оксана Ильмухина, Фәнис Низамов, Марина Царегородцева, Илхат Фәизов, Сергей Крайнов, Юрий Лаврентьев, Полина Мулеева, Елена Охотникова, Резеда Гатина башкардылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International