«Федоровка»  картлар һәм инвалидлар интернат йорты хезмәткәрләре белән  янгын куркынычсызлыгы буенча чара уздырылды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Аксубай муниципаль районының дәүләт автоном «Федоровка” картлар һәм инвалидлар интернат-йорты ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы астындагы Рузилә Баширова җитәкчелегендәге хезмәткәрләр белән  «Гадәттән тыш хәлләр, янгын  вакытында кешеләрне коткару» темасы буенча чара уздырылды.

Әлеге дәреснең максаты-янгын вакытында бинадан тиз эвакуацияләү һәм янгынны сүндерү буенча учреждение хезмәткәрләрен өйрәтү һәм камилләштерү. Дәрес барышында хезмәткәрләр, җаваплы затлар һәм учреждениенең дежур персоналы белән янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта һәр персоналның эш алгоритмы эшләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International