Бердәм «WorldSkills Kazan 2019» дәресе

12 апрель 2019 ел., җомга

WorldSkills хәрәкәте идеяләрен популярлаштыру, шулай ук 2019 нчы елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча оператив штаб утырышы 23.02.2019 нчы ел № ШГ-12-40 беркетмәсенең 3нче пунктын үтәү максатларында 2019нчы елның апрелендә районның барлык мәктәпләрендә бердәм "WorldSkills Kazan 2019" дәресе үткәрелде.

Дәресләрдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән темалар каралды:

  1. WSI һәм дөнья чемпионатлары турында белешмә.
  2. «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешма турында белешмә.
  3.  2019 нчы  елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлекнең барышы турында мәгълүмати белешмә.
  4.  Татарстан Республикасында нинди һөнәр алырга мөмкин?
  5.  Һөнәрләр белән кайда танышырга була?
  6.  2019 нчы  елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты объектлары.
  7. 2019нчы  елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты илчеләре.
  8.  Волонтерлар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования