“Чистай балалар йорты " ДБУда  зона семинары

2019 елның 19 апреле, җомга

2019 елның 19 апрелендә Чистай шәһәрендә «Чистай балалар йорты» ДБУ базасында "Опека һәм попечительлек органнарының ата - ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү хезмәте белгечләре белән хезмәттәшлеге һәм «Чистай балалар йорты»ДБУ Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасы гаиләләрен яклау" темасына зона семинары узды.

Зона семинары эшендә Татарстан Республикасы Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнарының опека һәм попечительлек бүлекләре белгечләре, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү хезмәте белгечләре, алыштыручы гаиләләрне озатып бару хезмәте белгечләре, социаль педагоглар, «Чистай балалар йорты»ДБУ педагог-психологлары катнашты.

Зона семинарының максаты-опека һәм попечительлек органнарының ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү хезмәте белгечләре белән хезмәттәшлеген яхшырту һәм «Чистай балалар йорты " ДБУ гаиләләрен алып бару буенча ачык диалогны дәвам итү»

Үткәрелгән зона семинары кысаларында 2018 ел өчен хезмәт эшенә йомгаклар ясалды, панель дискуссиясе оештырылды һәм үткәрелде, «Без – гаилә»тренинг программасы тәкъдим ителде. Зона семинарында катнашучыларга «Чистай балалар йорты»ДБУ буенча экскурсия оештырылды. Балалар йорты тәрбияләнүчеләре «Отражение " театры проектын тәкъдир иттеләр һәм үз куллары белән ясалган фоторамкалар бүләк иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International