Федоровка интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар даими үткәрелә. Бүген директор урынбасары Рузилә Дәүләтшина, юрисконсульт Инсаф Заһретдинов һәм тәрбияче Раиса Гайнуллина составындагы комиссия профучетта торучы социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль тәртиптә чираттагы профилактик әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында хокук бозуларны кисәтергә мөмкинлек бирүче яңа ысуллар һәм бурычлар билгеләнде.