Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга апрель аенда Иске Тимошкино авыл китапханәсендә уздырылган «Юлга җыен, сәламәтлегең өчен көрәш» дигән сәламәтләндерү сәгате багышланган иде

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Сәламәтлек - бер тапкыр һәм гомергә туганда бирелгән бүләк түгел. Аны ныгытырга була һәм  җимерергә мөмкин.  Сәламәт яшәү рәвеше дөрес туклануны, физик йөкләнешне тигез дәрәҗәдә оештыруны, даими ялны – гомумән, организмны саклый һәм ныгыта торган барлык чараларны күз алдында тота. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга апрель аенда Иске Тимошкино авыл китапханәсендә уздырылган «Юлга җыен, сәламәтлегең өчен кәрәш» дигән сәламәтләндерү сәгате багышланган иде. Чара «Безнең сәламәтлегебез-безнең кулларда»дигән күргәзмә-мәгълүмат белән танышудан башланды. Күргәзмәдә организмның үзенчәлекләре, авыру булмасын, ныклы һәм сәламәт булу, күз һәм колакларны ничек саклап калу, дөрес туклану, яшелчәләрнең һәм җиләк-җимешләрнең шифалы үзлекләре турында, витаминнарның төп чыганагы буларак, ничек кайгыртырга кирәклеге турында китаплар тәкъдим ителде. Чарага ФАП хезмәткәрләре чакырылган иде, алар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап әзерләгәннәр иде (холестерин, гөмбә йогышлары, инфаркт билгеләре турында) һәм башкалар. Чара барышында катнашучылар белән мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Азакта барыбызга да табигать биргән әйберләрне кулдан ычкындырмаска, сәламәтлекне  саклауыбызны теләделәр. Һәрвакыттагыча, халык мәкальләренең дөреслеге: «Акча-бакыр, кием – салым, ә сәламәтлек кыйммәтрәк».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International