Узган шимбәдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча традицион ярминкә узды. Кунакларны һәм сатып алучыларны Аксубай район мәдәният йорты артистлары концерт программасы белән каршы алды. Кайнар чәй белән сыйладылар.
Безнең район фермерлары ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка продукция алып килгәннәр.Ярминкәдә барлыгы 2,24 млн. сумлык продукция сатылган, 37 сәүдә ноктасы эшләде.