Кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар үткәрү турында

6 май 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 4 маенда Аксубай " Юность”спорт залында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган, кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Ярышларда 4 команда катнашты: Савгач урта мәктәбе, 1 нче Аксубай урта мәктәбе., Иске Ильдеряк урта мәктәбе, Иске Ибрай урта мәктәбе.

Ярышларның хөкемдарлыгын физик культура укытучысы Васильев О. Д. тәэмин итте.

Киеренке көрәш барышында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Савгач урта мәктәбе.

2 урын - 1 нче Аксубай урта мәктәбе

3 урын-Иске Ибрай урта мәктәбе.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамота белән бүләкләнде, шулай ук 1 урын алган команда ТР Аксубай муниципаль районының кубогын алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования