Егетләр командалары арасында волейбол буенча ярышлар үткәрү турында

6 май 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 3 маенда штп. Аксубайның " Яшьлек” спорт залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган 2001-2002 елгы егетләр командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Ярышларда 6 команда катнашты: Савгач урта мәктәбе, 3 нче Аксубай урта мәктәбе, 1 нче Аксубай урта мәктәбе., Иске Ильдеряк урта гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сөнчәле урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Ярышларның хөкемдарлыгын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Канафин Р. К. тәэмин итте.

Киеренке көрәш барышында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Савгач урта мәктәбе.

2 урын - Сөнчәле урта мәктәбе.

3 урын - 1 нче Аксубай урта мәктәбе

Иң яхшы сакчы – Галиев Айназ (3 нче Аксубай урта мәктәбе).

Иң яхшы һөҗүмче-Вәлиуллин Рамил (1 нче Аксубай урта мәктәбе).

Иң яхшы элемтәче – Тимофеев Айдар (Сөнчәле урта мәктәбе).

Иң яхшы уенчы-Краснов Алексей (Савгач мәктәбе).

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамота белән бүләкләнде, шулай ук 1 урын алган команда ТР Аксубай муниципаль районыны кубогын  алды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования