«Татарстан аграрийларына зыян якынча 9 млрд. сум тәшкил итәчәк»

7 май 2019 ел., сишәмбе

Шторм кисәтүгә карамастан, ДД депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шушы көннәрдә Апас, Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары кырларын очып уздылар.

Татарстанда көзге культураларның яртысыннан артыгы үлүгә бәйле хәл - аерым контрольдә.  Республика районнарында 120 мең гектардан артык мәйданда чәчүлекләр зыян күрде.

«Быел һава торышы апрель аенда бик җылы булганлыктан, шытымнар тиз үсә башлады һәм яшеллекнең интенсив үсеше белән вегетация процессы башланды. Шул ук вакытта төнлә температура минус булуы тискәре йогынты ясады.

Һава шартлары белән бәйле рәвештә кайбер районнарда уҗымнарның 77% ы зыян күргән. Татарстан буенча 43 муниципаль район территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Хәзер район башлыклары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә бу нәтиҗәләрне бетерү буенча чаралар эшләнә. Хәл бик җитди, күп мәйданнар яңадан чәчү таләп итә, ә бу өстәмә кертемнәр һәм хезмәт чыгымнары. Соңгы исәпләүләр буенча, уҗым культуралары һәлак булу сәбәпле, аграрийларга зыян 9 миллиард сумга якын тәшкил итәчәк», - дип шәрехләде Айрат Хәйруллин.

Районнар буенча эш сәфәре барышында муниципаль берәмлекләр башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар булды. «Россия авылы» проекты координаторы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре сорауларына җавап бирде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования