Яшь хәбәрчеләрнең III слеты

2019 елның 7 мае, сишәмбе

 Чабаксарда чуваш телендә иҗат итүче яшь хәбәрчеләрнең III слеты булып узды.

Матбугат йортының актлар залында Чувашстаннан, Башкортостаннан, Татарстаннан чуваш телендә иҗат итүче 80 яшь хәбәрче җыелды. «Самант» журналының 90 еллыгына һәм «Тетте» журналының 25 еллыгына багышланган яшүсмерләр слеты чуаш телен саклау һәм популярлаштыру, туган телдә иҗат итүче сәләтле балаларны ачыклау максатыннан уздырылды. Пленар утырышта катнашучыларны Чуваш Республикасының цифрлы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министры М.В.Анисимов, «Хупар» нәшрият йорты директоры - баш мөхәррир Т.Г.Вашуркина, Чуваш дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире А.П.Данилов, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Г.Е.Платонов сәламләде. Слетка безнең районнан Савгач урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илюхина Ксения чакырылган иде.

Слет кысаларында танылган медиаэкспертлар яшь журналистлар өчен мастер-класслар үткәрде. Чуашстанның милли телерадиокомпаниясе, «Хупар» нәшрият йорты вәкилләре, танылган язучылар, шагыйрьләр һәм рәссамнар басма матбугатка материаллар әзерләү, балалар теле һәм радиотапшырулар язу, фотомастерлык һәм компьютер дизайны серләре белән уртаклашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International