«Күн туп» клубы призына футбол буенча район беренчелеге үткәрү турында»

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

2019 елның 8 маенда штп. Аксубайның В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе спорт мәйданчыгында " Күн туп» клубы призына 2004-2005 елгы егетләр кергән җыелма командалар арасында футбол буенча район беренчелеге үткәрелде.

Ярышларда 4 команда катнашты: Савгач урта мәктәбе, 1 нче Аксубай урта мәктәбе., Иске Ибрай урта мәктәбе, 3 нче Аксубай урта мәктәбе.

Ярышларның хөкемдарлыгын физик культура укытучысы Лодоркин А. В. тәэмин итте.

Киеренке көрәш барышында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Иске Ибрай урта мәктәбе»;

2 урын - 1 нче Аксубай урта мәктәбе

3 урын - Савгач урта мәктәбе.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамота белән бүләкләнде, шулай ук 1 урын алган команда ТР Аксубай муниципаль районының кубогын  алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International