Аксубай районында Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Гаилә көне безгә гаиләнең тормышыбызда мөһимлеге турында тагын бер кат уйланырга һәм якын кешеләргә игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алардан башка тормышыбыз буш һәм күңелсез булыр иде бит. Халыкара гаилә көне уңаеннан Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова Аксубай районы халкын бәйрәм белән котлады һәм Савгач авылында яшәүче Никифоровлар гаиләсенә Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Анатолий Васильевич һәм Алевтина Валентиновна тату гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә. Аларның гаиләсе авылдашлары өчен генә түгел, ә Аксубай районы халкы өчен дә үрнәк булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International