Элек-электән, традиция буенча, язгы кыр эшләрен тәмамлап, без барлык халык яраткан бәйрәм-Сабантуйны билгеләп үтәбез. 9 июньдә бу искиткеч вакыйга безнең Аксубай җирендә узды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Сабантуй-игенченең хезмәтен җырлаучы әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар эчендә барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятне, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелек игелеге нурын алып баручы һәм тормыш шатлыгы бәйрәме.

 

Ел саен Сабантуй үзенең юмартлыгы һәм матур буяулары белән шаккатыра. Район мәдәният йорты балалар сәнгать мәктәбен, туган якны өйрәнү музеен, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәм мәдәни программасын үткәрүгә бик җаваплы карый

Бәйрәм белән район башлыгы Камил Гилманов котлады. Гасырлар тирәнлегендә барлыкка килгән әлеге чын халык бәйрәме һәрвакыт көтеп алынган һәм шатлыклы вакыйга булып калуын билгеләп үтте. Сабантуй төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштерә. Район башлыгы барысына да ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде.

Мөхтәрәм кунаклар Аксубай районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән аксубайлылар өчен котлау сүзләрен Татарстан Республикасы спорт министры Леонов Владимир Александрович укыды, шулай ук үз исеменнән барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде. Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклап калган бәйрәм. Мәдәни программа тамашачылар өчен якты һәм дәртле булды. Төп һәм кече сәхнә эшләде. Районның иң яхшы артистлары һәм кунаклар музыкаль бүләкләр һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Программага баганага менү, чүлмәк вату, кул көрәше, гер спорты, чиләк - көянтә белән йөгерү, таяк тарту, бүрәнәдә капчык белән сугышу, аркан тарту һ.б. кебек спорт бәйгеләре дә керде. Яшьләр белән беррәттән өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Бу көнне табигать үзе безнең район халкы өчен яхшы бүләк ясады: салкын көннәрдән соң тагын җылы булды, якты кояш балкыды, ул бәйрәм белән хозурлану мөмкинлек бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International