3 нче Аксубай урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда ишегалды уеннары

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

   "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Енизеркина Н. П. һәм волонтерлар белән ишегалды уеннары уздырдылар.Аның максаты: " аралашу күнекмәләрен формалаштыру, игътибар, җитезлек, ышаныч тәрбияләү.

 «Ишегалды уеннары мәктәбе» ндә узган бала киләчәктә аларга тормышта кулланылачак хезмәттәшлек ысулларын һәм формаларын үзләштерә. Ул кеше мөнәсәбәтләре өлкәсендә ориентлашырга, кеше эшчәнлегенең мәгънәсен һәм бурычларын аңларга өйрәнә. Күңел ачудан тыш, һәр уен үз эченә файдалы элементлар да алган. Уен барышында балалар үз тәҗрибәсен баета: алар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен тулыландыра. Уен балаларга үз-үзләрен белергә мөмкинлек бирә. Ул характерны формалаштыра, акыл һәм хисләр кискенләшә.

Балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар, үзләренең ишегалларында кулланырга карар иттеләр һәм бу очрашуларның ешрак кабатлануын теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International