Аксубай муниципаль районында милли проектларны гамәлгә ашыру

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Аксубай муниципаль районында милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем җәмәгатьчелек вәкилләре белән берлектә төзелеш сыйфатын һәм эш графигын үтәүне тикшерү максатыннан «Демография» һәм «Мәдәният» милли проектлары буенча төзелә торган ике объектта булды.

Аксубайда В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп территориясендә (Мазилин урамы, 39 нчы йорт) универсаль спорт мәйданчыгы төзелә. Булган мәгълүматлар буенча, 05.07.2019, мәйданчыкның нигезен җәю алып барыла  (40%), киртәләр ясау (40%) һәм яктырту буенча эш (50%).

Татарстан Республикасы Аксубай районының МЮД поселогы территориясендә 100 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк төзелә. 05.07.2019 ел мәгълүматлары буенча бинаны төзү эше тәмамланган, 65% түбәсе ябылган, 80% идәне җәелгән, эчке һәм тышкы инженерлык эшләре 100% үтәлгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International