Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде. Кечкенә сабыйның әтисе Луиза исемле кызының беренче һәм иң мөһим документын – туу турында таныклык һәм республика Президентыннан котлау алды. Ел башыннан ГХАТ бүлеге тарафыннан 52 малай һәм 48 кыз туу теркәлде. Беренче яртыеллыкта иң гадәти булмаган исемнәр – Сәгдан, Айсар, Даяна һәм Аврора.