"2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү»

2019 елның 12 июле, җомга

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү»программасы буенча аларның матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсының 2 этабы турында игълан итә.

       Гаризалар һәм документлар 2019 елның 10 июленнән 8 августына кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3нче кат, каб.309. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр үткәрелә.

              Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү " бүлекчәсендә урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International