Хәрби-Диңгез флоты көнендә Аксубай МР барлык моряклары адресына котлаулар яңгырады

29 июль 2019 ел., дүшәмбе

28 июль көнне Аксубайда Россия Хәрби-Диңгез Флоты Көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды.

Аксубай районының  төп мәйданында район мәдәният йорты белән берлектә зур чара үткәрделәр. Хәрби-Диңгез флоты көнендә Аксубай МР барлык моряклары адресына котлаулар яңгырады.

“ Бу бәйрәм Россия Флотының куәтен күрү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора", - дип башлады үзенең котлавын ТР Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов, Аксубайда мондый масштаб белән инде 5 ел рәттән уздырыла һәм киләсе елларда бу традицияне лаеклы диңгезчеләрне бүләкләп үтәчәкбез, дип билгеләп үтте. Котлау һәм бүләкләү өчен ТР Диңгез җыены вәкиле, II ранг капитаны Рөстәм Курмашевны чакырды, ул үз чиратында морякларны бүләкләде һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәмдә Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби Комиссар Палаткин Дмитрий Иванович та катнашты һәм котлады.

Барлык морякларны һәм Аксубай халкын – Аксубай православие чиркәве рухание Протоирей Александр Качаев шундый күркәм бәйрәм белән котлады.

"Бөек Ватан сугышында җиңү-ул хәрби дан һәм ата-бабаларыбызның батырлыгы символы. Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт күрсәтү, җиңүчеләр буыны турында якты истәлекне саклап калу-бүген без булдыра алганның иң азы. Без яшь буынга солдатларыбызның истәлеген һәм горурлыгын мирас итеп тапшырырга тиеш. Бу көнне барлык катнашучылар монументка чәчәкләр куйдылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.

Россия Хәрби-Диңгез Флоты көнен бәйрәм итү уңаеннан концерт программасын Татьяна Григорьева «Хәрби-Диңгез Флоты Көне» бәйрәм җыры белән ачты. Татьяна Григорьева башкаруында онытылмаслык  җыры бүләк итте,  барлык район артистлары үзләренең таланты һәм иҗаты белән сөендерде: Елена Пикалова, Эльмира Гыйрфанова, Геннадий Якимов, Анатолий Ильменюков, Полина Мулеева, Оксана Ильмухина, Надежда Мишина. Бәйрәм сәгатьтән артык дәвам итте, һава торышына карамастан, диңгезчеләр һәм кунаклар мәйданнан озак китмәделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования