2 август көнне Аксубай ш. т. п. да һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды

2 август 2019 ел., җомга

Аксубайның төп мәйданы зәңгәр беретлар һәм тельняшкалар белән пәйда булды. Россия Федерациясенең элиталы гаскәрләре үзләренең бәйрәм көнен билгеләп үттеләр.

ҺДГ көнендә районның рәсми затларыннан котлау сүзләре яңгырады. ТР МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александров Сергей Витальевич, җыелучыларны бәйрәм белән җылы котлады –күңел ныклыгы, уңай эмоцияләр теләде. Үзәк хәрби округ хәрби инспекторы Молоствов Анатолий Петрович десантчыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Бәйрәм хөрмәтенә ҺДГ ветераны Александр Васильевичка медаль тапшырылды.

Барлык катнашучылар да бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Дан обелискына чәчәкләр куйдылар.

«Бу бәйрәм десантчы исемен лаеклы һәм намус белән йөртүче Россия Армиясенең куәтен күрү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора», - дип башлады үзенең сәламләү сүзен Наталья Егорова.

Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан район мәдәният йорты белгечләре концерт программасы әзерләделәр һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.   Аксубай районы халкын да үзләренең талантлары белән сөендерделәр: Фәнис Низамов, Татьяна Григорьева, Оксана Ильмухина.   

Бәйрәм ахырында десантчылар, Оксана Ильмухина белән бергә, " Синева» җырын башкардылар.

Бәйрәм  ир-атлар күңелендә җылы эз калдырды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования