6 августта Аксубай муниципаль районында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балаларга хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы Бердәм кабул итү көне узачак

5 август 2019 ел., дүшәмбе

Кабул итү район Советы бинасында түбәндәге адрес буенча оештырыла: Аксубай ш.т. б., Ленин ур., 10 йорт, иртәнге сәгать 8 дән. Гражданнарны кабул итү суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, юридик бүлек, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә үткәрелә. Барлык сораулар да аерым контрольгә алына.

Исегезгә төшерәбез, мондый тематик кабул итү көннәре традициягә әйләнде һәм район халкы өчен һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования