Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Минем җирем – Россия " массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган иҗади конкурс буенча гаризалар кабул итүне дәвам итә

6 август 2019 ел., сишәмбе

   Конкурска телевидениедә, радиода, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта авылның уңай образын формалаштырырга, авыл территорияләрен үстерү буенча алдынгы тәҗрибәне таратырга, аграрийларның хезмәт әһәмиятен арттырырга, халык традицияләрен һәм тормыш рәвешен саклап калырга, шулай ук кече торак пунктларны үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләргә тиешле журналист проектлары кабул ителә.

   Моннан тыш, быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренче тапкыр яңа медиа вәкилләрен: блогерларны, социаль челтәрләрдәге пабликларны һәм YouTube-каналларны катнашырга чакыра. Шулай ук икенче ел рәттән конкурска үз эшләрен фотографлар тәкъдим итә ала – авыл тормышы темасына иң яхшы рәсемнәр Мәскәүдә һәм Россия төбәкләрендә узачак фотокүргәзмәләрне бизәячәк.

   Проектлар соңгы биш елда басылып чыккан эшләр циклыннан торырга тиеш, бу катнашучыларга үз темаларын тулысынча үстерергә, ә жюри әгъзаларына – авылны үстерүгә авторларның озак сроклы өлешен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Гаризаларны кабул итү вакыты – 2019 елның 31 августына кадәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования