Киңәшмәгә Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән, Чистай һәм Спас районнары чакырылган иде.
Семинар эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашты.
Семинарда катнашучылар безнең район территориясендә хуҗалык итүнең кече формалары һәм үзмәшгульлекне үстерү эше белән таныштылар ,киңәшмә барышында милли проект кысаларында" Агростартап " программасы эшли башлады. Шулай ук интерактив тавыш бирү узды. Катнашучыларның күпчелеге авыл халкының мәшгульлеген һәм авыл территорияләрен үстерүнең хәлиткеч факторы буларак, авыл хезмәтенең югары керемлелеген тәэмин итүне сайлаган.