Кырларны караганнан соң, Марат Әхмәтов район хуҗалыклары җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләренең сорауларына җавап бирде.
Район башлыгы Камил Гилманов, районда урып-җыю эшләренең барышы турында кыскача сөйләде, аның мәйданы 35,2 мең га тәшкил итә, бүгенге көнгә 10,5 мең га суктырылган, бу барлык мәйданнарның 30% ын тәшкил итә. 33,8 мең тонна суктырылган, уртача уңыш-32,4 ц/га.
Марат Әхмәтов фикеренчә, бүген районнарда урып-җыю кампаниясен уздыруга зур игътибар бирергә кирәк. «Бүген игенчеләр алдына куелган төп бурыч-уңышны максималь кыска срокларда сыйфатлы җыеп алу, - диде Марат Әхмәтов. - Һава торышы да начар түгел. Беренче мөмкинлек булганда басуларга чыгарга һәм үстерелгәнне җыярга кирәк. Моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланыгыз». Марат Әхмәтов шулай ук халык белән булган проблемалар турында фикер алышты һәм актуаль сорауларга җавап бирде.