Районның белем бирү учреждениеләрендә террорлык актлары корбаннарын искә алуга багышланган Бердәм дәресләр үткәрелде

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

3 сентябрьдә районның барлык мәгариф учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, тематик дәресләр оештырылды, Бесландагы фаҗига, террорчылыкка каршы юнәлтелгән стендлар булдырылды. Беслан... Бөтен дөнья өчен ул кара полоса билгеләде. Өч көн буе җир өстендә елап, көтеп тордылар. Ә аннары көтү кайгы белән алышынды, ә елау калды. Бөтен Россия өчен бу көн гомуммилли кайгы көне булды. Бөтен дөнья боевикларның рәхимсезлеге белән тетрәнде Тимирясов исемендәге 1 нче санлы Аксубай урта мәктәбе "  3 нче Аксубай урта мәктәбенең ачык дәресләрендә район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина, прокурор ярдәмчесе Илгиз Гусамов, район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова, Илнар - Хазрет Сафиуллин, Фәнис-Хаҗи Низамов катнашты. Сыйныф сәгатьләре вакытында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, кешеләргә карата шәфкать күрсәтү кирәклеге, шикле предметлар ачыкланганда уяулыкны арттыру, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сүз барды. Хокук бозган өчен балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Укучыларга экстремистик характердагы материалларны тарату өчен җаваплылык турында мәгълүмат җиткерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International