Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте Аксубай районында булды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең Аксубай районы территориясендә 2019 елның 9 сентябрендә визиты узды. Аксубай муниципаль районында ведомство җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов булып китте.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашу, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм В. Д. Сапеев крестьян-фермер хуҗалыгында булу булды.

Районга чыгу кысаларында Игорь Павлов җирле үзидарә органнары, кече һәм урта бизнес вәкилләре сорауларына җавап бирде. Гражданнарны кабул итүдән соң журналистлар өчен брифинг булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International