Ата-аналар җыелышларында балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

9 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

 1 нче Аксубай урта мәктәбендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы булып узды, анда балигъ булмаганнарны вакциналаштыру, хокук бозуларны профилактикалау, коррупциягә каршы көрәш, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, янгын куркынычсызлыгы, шулай ук Интернет челтәрендә тыелган мәгълүмат турында фикер алыштылар,

Чарада район прокуроры урынбасары Горожанкина Лариса, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Крайнова Эльмира, баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов, ҖТТП белгече Абдуллин Фоат, янгын күзәтчелеге инспекторы Исламов Рәсим катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования