Студентлар арасында билбау көрәше буенча ярышлар

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

2019 елның 6 - 8 сентябренә кадәр Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә ""Билбау көрәше буенча Бөтендөнья Уеннары" узды.

 Турнирда Россия, Азия, Көнчыгыш һәм Төньяк Европа илләреннән көрәшчеләр катнашты. 18 дән 27 яшькә кадәрге берничә дистә спортчы 12 үлчәү категориясендә көч сынашты.

Безнең районнан Аксубай районының «Спорт мәктәбе» МБУ тренеры Латыйпова Диләрә Әхмәт кызы катнашты.

 Ул 58 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны яулады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования