"Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында мәктәпкәчә учреждениедә дуслык дәресе үткәрелде

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

 «Буратино» балалар бакчасында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова белән берлектә    «Әйдәгез тату яшик» дигән дуслык дәресе үткәрделәр. Эльмира Крайнова  «терроризм»төшенчәсенең әһәмиятен аңлатты. Әңгәмә барышында балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

Валентина Давыдова Бесландагы вакыйгалар турында видеоматериал һәм хикәя Әзерләде. Әңгәмә барышында балалар белән бергә без барыбыз да бер җирдә яшибез, барыбыз өчен дә кояш бертөрле яктырта, шуңа күрә без тыныч, тату яшәргә тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования