Ветераннар турында кайгыртучанлык белән

2019 елның 13 сентябре, җомга

«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Зартдинова һәм юрисконсульт Инсаф Заһртдинов сугыш ветераннары һәм хезмәт ветераннары белән очрашу оештырды. Аларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча адреслы социаль-хокукый ярдәм күрсәтелде. Сәламәтлеге буенча әлеге чарада катнаша алмаган кешеләр белән социаль-хокукый ярдәм яшәү бүлмәсендә күрсәтелгән.

Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль-хокукый ярдәм сугыш ветераннары һәм хезмәт ветераннары булган 10 гражданга күрсәтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International