Көзге туй – ул бик күңелле бәйрәм, аны булдырырга табигать үзе ярдәм итә. Мондый туй җылылык һәм уңайлылык белән тулы, табигать бу тылсымлы тантананы матурайтып торган искиткеч матур төсләр белән бизәлгән. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында беренче көзге пар Ильгузиннар Сергей һәм Ольга үзләренең никахларын теркәделәр. Аларның мәхәббәт һәм хисләр бәйрәме никахлашу тантанасында катнашкан күп санлы кунакларга җылы бүләк итте.