Балигъ булмаганнар өчен юридик ярдәм.

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы гражданнарын хокукый агарту планын гамәлгә ашыру кысаларында бүген 3 нче Аксубай урта мәктәбендә һәм Иске Ильдеряк урта мәктәбендә «Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы»темасына укучылар белән дәресләр узды.

Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатларында Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә министрлык, ведомство һәм оешма белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати-консультацион төркем формалаштырды.

Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары Фонды тарафыннан бирелгән гранты хисабыннан гамәлгә ашырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International